Әлмәт үзәк хастаханәсе табиблары ир-атны тычкан бизгәгеннән коткарган
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк хастаханәсе табиблары ир-атны тычкан бизгәгеннән коткарган

Ул кырда эшләгән.

Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге табиблары ир-атны тычкан бизгәгеннән коткарган. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итте. Ир кырда эшләгән икән.

Табиблар тикшергәннән соң диагноз куйдылар — бөер синдромы белән геморрагик бизгәк. Бу кеше кимерүчеләрдән эләктереп ала торган авыру. Дәваланганнан соң пациент үзен яхшы хис итә һәм хастаханәдән чыгарылган, ләкин табиблар күзәтүе астында кала.

Табиблар искә төшерә: вирус организмга тузан белән эләгә, ә анда кимерүчеләр бүлендекләренең кипкән кисәкчәләре бар. Хәтта гаражда тәгәрмәчләрне алыштырганда, дачада, сарайда җыештырганда да авыру эләктерү куркынычы бар.

  • Әгәр дә авыруның беренче билгеләре — югары температура, бил авыртуы, көчле хәлсезлек барлыкка килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.