Әлмәттә тагын 8 урамда эшләр финал стадиясендә. Шәһәр һәм район юлларының торышы сизелерлек яхшырган, ремонт күләмнәре узган елларга караганда ике тапкырга арткан.
Әлмәт юлчылары быелгы планнарын уңышлы үти. Быел 80 урамда ремонт үткәрү күздә тотылган. Хәзерге вакытта аларның 66сында эшләр тулысынча төгәлләнгән, ә калган 8 урамда юл өслеген яңарту эшләре бара.
Соңгы вакытта Бигәш, Әминов һәм Радищев урамнарының тиешле участокларында ремонт тәмамланган. Моннан тыш, Урсала һәм М-4 микрорайоннарында, шулай ук район авылларында юл инфраструктурасын тәртипкә китерү эшләре актив дәвам итә.
Гомумән алганда, юл ремонтлау күләмнәре сизелерлек арткан. 2025-2026 елларда гомуми озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән юллар ремонтланган. Чагыштыру өчен: 2023-2024 елларда бу күрсәткеч бары 62 чакрым гына булган.
Юл сезоны һаман дәвам итә. Һава торышы эшләргә комачауламаган чакта, планлаштырылган объектларда ремонт тулысынча тәмамланачак. Шулай ук юллардагы кимчелекләр буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләр дә даими контрольдә тотыла һәм вакытында эшкәртелә.