Эш «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Әлмәт районының Елховой авылында җирле халык өчен күчмә поликлиника эшли башлады. 16 октябрьгә кадәр табиблар барлык теләүчеләрне күчмә комплекста кабул итәчәк. Тикшерүләрне үзәк район хастаханәсе һәм 3 нче поликлиника табиблары үткәрә.
Табиблар тикшерүләр үткәрәчәк, анализлар билгеләячәк һәм дәвалау буенча киңәшләр бирәчәк. Әгәр кирәк булса, пациентларны өстәмә тикшерүгә җибәрәчәкләр.