Әлмәттә «Моцарт: портрет в звучании» концерты була
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Моцарт: портрет в звучании» концерты була

Әлмәтлеләрнең классик музыка тыңлау мөмкинлеге бар.

Әлмәттә «Моцарт: портрет в звучании» концерты була

17 октябрь көнне Әлмәттә Моцарт әсәрләре буенча концерт була. 

Программаның беренче өлеше-бөек композиторның тормышы турында моноспектакль. 

«Идиллия Арт» үзәге солистлары Алексей Шитиков (Моцарт), Диләрә Нәбиуллина (сопрано) һәм Аделия Зарифуллина (фортепиано) башкаруында Вольфганг Амадей Моцарт музыкасы яңгыраячак. 

Кичәнең кульминациясе Николай Римский-Корсаковның «Моцарт һәм Сальери» бер актлы операсы булачак. Бөек композиторларны Динар Шәрәфетдинов (Моцарт) һәм Дмитрий Босов (Сальери) уйнаячак. 

Фестиваль өчен махсус дирижер Илназ Дудкин җитәкчелегендәге «Идиллиум» оркестры —  сәнгать җитәкчесе-Аделия Зарифуллина.