Вакциналар хастаханәгә килеп җиткән инде.
Әлмәттә сайлау участокларында гриппка каршы бушлай прививкалар ясаячаклар. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Барлыгы 66 нокта эшләячәк: 10сы шәһәрдә һәм 56сы авылларда. Укол ясау өчен паспорт һәм ОМС полисы белән килергә кирәк. Иң мөһиме-температурасыз булу һәм авыру билгеләре булмау. Барлык кирәкле вакциналар үзәк район хастаханәсенә тапшырылган инде.