Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә талпаннан 431 мөрәҗәгать теркәлгән

6122 татарстанлы талпан эләктергән.

Республиканың 30 районы талпан энцефалиты вирусы буенча эндемик булып тора.

Татарстанда 6122 кеше талпаннар аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мондый мәгълүматларны республика буенча Роспотребнадзор китерде. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе Казан (1310), Яр Чаллы (916), Түбән Кама (476) һәм Әлмәт (431) районнарында теркәлгән.

Талпан вирусы энцефалиты буенча Татарстан Республикасының 30 административ территориясе эндемик булып тора: Агерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнары, Чаллы шәһәре, Казан шәһәре.

Шулай ук ведомствода билгеләп үтелгәнчә, төбәк территориясендә 2811,3 гектар җир эшкәртелгән. Җәйге лагерьлар турында да онытмаганнар анда 608,9 гектар мәйданда бөҗәкләрдән эшкәртү үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса