Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Карлыганның яфрагы да файдалы

Карлыган яфрагының файдасы нидә?

Кара карлыганның яфраклары  файдалырак.

С витамины. 100 г кара карлыган яфракларында 260 мг аскорбин кислотасы бар, ә 100 г карлыганда бары тик 177 мг.  Башка җиләкләрдә һәм җиләк — җимешләрдә, гөлҗимештән тыш, С витамины күпкә азрак.

Антиоксидантлар. Кара карлыган яфракларында ирекле радикаллардан саклану өчен кирәкле күп флавоноидлар - үсемлек кушылмалары бар.

Минераль матдәләр. 100 г яфракта 327 мг кальций (сөттә һәм эремчектә барлыгы 120 мг), 370 мг магний һәм 158 мг калий бар.

Нигә карлыган яфракларыннан чәй эчәргә?

Ул ялкынсыну белән көрәшә. Кара карлыган яфрагыннан ясалган эчемлек ялкынсынуга каршы көрәшә һәм вируслардан саклый.

Холестеринны киметә һәм кан тамырлары сәламәтлеген саклый. Флавоноидлар кандагы липидлар һәм холестеринны киметәләр, бу йөрәк-кан тамырлары системасының сәламәтлеген яхшырта.

 Авырулар, тәмәке тарту һәм начар экология организм күзәнәкләрен җимерүче һәм куркыныч авырулар китереп чыгаручы кислородның реактив формалары булган ирекле радикаллар санын арттыра. Кара карлыган яфракларыннан ясалган кайнатма яки чәйдә организмны ирекле радикаллардан саклаучы күп санлы антиоксидантлар бар.

Ул сидек кудыра. Шешенүне бетерү өчен кулланыла.

 

Халык медицинасын кулланганда табиб киңәше мөһим. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса