Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелде

Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, ул, традицион рәвештә, июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Сәламләү сүзе белән хастаханәнең баш табибы Вера Головина чыгыш ясады, ул медицина оешмасының барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, сәламәтлек теләде һәм медицина хезмәткәрләренә Әлмәт районы халкы файдасына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чара барышында хастаханә хезмәткәрләре Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Әлмәт район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук кардиология бүлеге табиб-кардиологы Лилия Нургатинаны туган көне белән  котладылар.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, Әлмәт шәһәренең иҗат коллективлары Әлмәт  медикларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.​

 

 

Фото: Дмитрий Каяшов, район үзәк хастаханәсенең цифрлы трансформация буенча баш табиб урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса