Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибы «Безнең милләт, безнең тарих» бәйгесендә җиңү яулады

Конкурста республиканың күпсанлы дәвалау учреждениеләре вәкилләре катнашты, шуларның 10ы гына финалга чыкты.

23 майда Казанда Татарстан Халыклары дуслыгы йортында «Безнең милләт, безнең тарих»  медицина хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен иң яхшы белү буенча республика конкурсының икенче йомгаклау этабы узды.

Чара Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә. Конкурсның максаты-медицина үсеше тарихын өйрәнү, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни традицияләрен, телләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерү.

Конкурс призерлары арасында-Линиз Кыям улы Ризатдинов, ТР атказанган табибы, клиник-эксперт бүлегенең вакытлыча эшкә яраксызлык эксперты, Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенең табиб-терапевты. Ул «муниципаль район медицинасының барлыкка килү тарихын иң яхшы белү» номинациясендә җиңүче булды. Аның конкурс эше Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау барлыкка килү тарихына һәм «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең 67 еллык медсанчасть тарихына багышланган иде.

Линиз Кыям улы Медсанчасть турында өч китап авторы, учреждение музеена нигез салучы. Медсанчастьта 1986 елдан эшли, шуларның 1995 елдан 2022 елга кадәр – вакытлыча эшкә сәләтсезлекне экспертизалау буенча баш табиб урынбасары. Аның медицинада стажы 45 елга якын.

 

 

Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса