Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыл кешеләрен кайгыртып

Габдрахман авылында яңартылган табиблык амбулаториясе пациентларны кабул итә башлады. Аны ачу тантанасы узган елның декабрендә, соңгы эш көнендә булды.

«Бу безгә һәм авылда яшәүче барлык кешеләргә дә иң яхшы Яңа ел бүләге», - дип шатланалар табиблар һәм шәфкать туташлары.

Җыйнак кабинетларда заманча һәм уңайлы җиһазлар урнаштырылган, педиатрия бүлегендә нәни пациентлар өчен зур булмаган уен зонасы ясалган. Бина җиңел пыяла конструкцияләр ярдәмендә бүлгәләнгән, шуның хисабына проектлаучылар файдалы мәйданны сизелерлек зурайта алганнар.

Пациентлар һәм медперсонал өчен уңайлы шартлар тудырылган әлеге матур, якты бина Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре булышлыгы белән төзелгән. Төзелешнең кураторы - «Туган авыл» хәйрия фонды җитәкчесе Равил Җәләев. Шулай ук «Консалтинг үзәге» АҖ генераль директорының инвестицион проектларны бәяләү буенча урынбасары Линар Кәбиров һәм «СМУ-8» ҖЧҖ коллективы да табиблык амбулаториясен яңартуга саллы өлеш керткәннәр.

Учреждениене рекон-струкцияләү эшләре май аенда башланып киткән булган. Бинаны тулысынча диярлек сүткәннәр, аннары монолит фундамент ясалган, диварлары күтәрелгән, яңа түбә урнаштырылган, электр белән тәэмин итү, вентиляция, канализация, су белән тәэмин итү һәм җылыту системалары алыштырылган. Амбулатория мәйданы 120 квадрат метр-га арткан, балалары белән килүчеләр өчен коляскаларын куярга җылы тамбуры булган икенче керү урыны барлыкка килгән. Җиһазлар, оргтехника һәм медицина җиһазлары яңартылган.

Әлмәт үзәк район шифаха-нәсенең баш табибы Вера Головина, авыл халкына мө-рәҗәгать итеп, болай диде:

- Объектта проектлаучылар да, төзүчеләр дә, медицина хезмәткәрләре дә бик тырышып эшләделәр. Шартлар һәм җиһазланышы буенча республикада әлеге амбулаториядән дә яхшырагы юктыр. Меценатларга зур рәхмәтемне белдерәм. Иң зур бүләк - учреждениенең буш тормавы: балалар туып торсын, диспансерлаштыруга килеп торыгыз. Сәламәтлекне контрольдә тоту бик мөһим.

Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җи-тәкчесе Роза Әфләтунова һәм Габдрахман авыл башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Мифтаховлар да авыл халкын мөһим вакыйга белән тәбрик иттеләр. Төзелеш барышында аерылып торган фидакарьләрнең хезмәте Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

Габдрахманлылар үзләре-нең традицияләре һәм буыннар дәвамчанлыгы белән дан тоталар. Реконструк-циядән соң табиблык ам-булаториясенең ачылуы да авылда төрле елларда хезмәт куйган барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерү өчен үзенә күрә бер сәбәп булды. Усмановлар династиясе вәкиле - «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте хирургы Зөләйха Усмановага һәм амбулатория ветераны Руза Усмановага чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар исә үз чиратында коллективка уңышлы эшләүләрен һәм якташларына ныклы сәламәтлек те-ләделәр.

Медицина учреждение-сенең штаты яңа кадрлар белән тулыланды. Хәзер үсеп килүче буынның сәламәтлеген педиатр Ильвина Габдуллина кайгыртачак.

- Балаларны туганнан алып карап-күзәтеп барабыз. Башта өйгә барып тикшерәбез, ә аннары бер айдан алып сабыйларны кабинетта кабул итә башлыйбыз. Барлык күрсәткечләрен дә үлчибез, тикшерәбез, тагын да җентеклерәк тикшерү үтү өчен тар белгечләргә җибәрәбез. Прививкалар ясау  кабинеты бар. Эш шартлары бик яхшы, - дип сөйләде ул.

Гөлйөзем Сәйфетдинова оныгы белән педиатрга килгән. Хәзер балалар белән Түбән Мактамага яки Әлмәткә хастаханәгә барырга туры килмәвенә ул нык шатлана.

- Бик матур итеп эшләнгән, бик кирәкле объект. Төзелештә катнашы булган барлык кешеләргә дә рәхмәт. Медперсонал да биредә тәҗрибәле, барысы да ачык йөзле, - диде ул.

Гомуми практика табибы Зөлфия Алиуллина ире белән ерактан күчеп килгәннәр, эш урыны белән бергә аларга медицина учреждениесеннән ерак түгел яшәү өчен йорт та биргәннәр.

- Амбулаториядә шартлар бик яхшы. Без Габдрахман һәм Тайсуган авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Үз автомобилебез булгач, чакыру буенча тиз арада кузгалып, авыруларны өйләренә барып карау мөмкинлеге бар. Кабинетлар яхшы җиһазландырылган, район үзәк шифаханәсе белән интернет-элемтә бар, пациентларны тар белгечләргә кабул итүгә яздыра алабыз, - ди ул.

2022 ел габдрахманлыларга берьюлы берничә уникаль объект: ясалма бозлы Боз сараен, туган якны өйрәнү музеен һәм табиблык амбулаториясен файдалануга тапшыру белән истә калачак.
Барысы да халык файдасына дип һәм үсеп килүче буын турында кайгырту ниятеннән башкарылган эшләр алар.

Наилә Әл-Әйюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса