Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сатурацияне дөрес үлчисеңме?

Коронавирусның безнең тормышка керткән үзгәрешләре күп.

Хәзер кандагы кислород күләмен үлчи торган пульсоксиметр һәр кешедә бар диярлек.

Медицина фәннәре кандидаты, клиник фармаколог Андрей Кондрахин сатурацияне үлчәүдәге хаталарны күрсәтте.

Эксперт сүзләренә караганда, тигез урында яшәүче өлкәннәрнең сатурация дәрәҗәсе 96-100% чикләрендә, әгәр кеше тауларда яши икән, 95-100% тәшкил итә. Шул ук вакытта, сатурация дәрәҗәсе дөрес булсын өчен, пульсоксиметрны дөрес кулланырга кирәк, дип ассызыклады Кондрахин.

"Пульсоксиметр өчен кулланыла торган бармакта тире авырулары булырга тиеш түгел", — дип билгеләп үтте фармаколог.

Моннан тыш, җайланма артык тыгыз яки киресенчә артык буш булырга тиеш түгел. Үлчәү вакытында кеше хәрәкәтләнсә, шулай ук бармакта лак яки ясалма тырнаклар булса да кандагы кислород күләме дөрес күрсәтелмәячәк.

Әгәр сатурация кими икән, организмда ниндидер патологик процесс бара, ә  90% тан кимрәк критик күрсәткеч санала, дип ассызыклады Кондрахин.

Түбән сатурацияле һәм тыны кысылучы пациентларны  госпитализациялиләр.  

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса