Әлмәт районы үзәк хастаханәсе эшендә үзгәрешләр бар
Әлеге чаралар әлмәтлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Татарстан республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе 25 октябрьдән санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен вакытлыча туктатыла:
- яңа коронавирус авыруын (COVID-19) кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштырудан тыш, өлкәннәрне һәм балаларны диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре һәм башка медицина тикшерүләре;
- Татарстан республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автотранспортында авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны йөртү (яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы вакцинация үткәрү урынына бару очракларыннан тыш);
- өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен сәламәтлек үзәкләрендә гражданнарны комплекслы тикшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа