Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2021 елның 10 аенда Әлмәт районында ВИЧ-инфекциянең 65 очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция COVID-19 коронавирусы  күләгәсендә калды диярлек.

Шуңа да карамастан, кешенең иммунодефициты вирусы таралудан туктамый. Әлмәт СПИД-үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 10 аенда районда ВИЧ-инфекциянең 65 очрагы ачыкланган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,4% ка күбрәк.

Районда ВИЧ-инфекцияне тапшыруның төп юлы булып гетеросексуаль җенси контактлар вакытында зарарлану кала бирә, 2021 елда бу авыруның барлык яңа очракларының 80% ы дигән сүз. Наркотикларны кан тамырына кадаган вакытта йоктыру беренче тапкыр ачыкланган ВИЧ-уңай очракларның 20% ында ачыкланды. Шулай ук соңгы елларда 40 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә авырулар санының арту тенденциясе күзәтелә.

«ВИЧ» сүзе күпләр өчен куркыныч  сүз. Аның артында дөрес мәгълүмат булмау һәм белмәүдән килеп чыга торган курку һәм мифлар тора.

Кеше иммунодефициты вирусын тапшыруның нибары өч юлы билгеле:

җенси – инфекцияне йөртүче белән сакланмаган җенси контакт булганда;

парентераль – ВИЧ-инфекцияле кан сәламәт кеше организмына эләккәндә, наркотик матдәләр кулланганда ешрак була;

вертикаль-ВИЧ-инфекцияле йөкле хатын-кыз вирусны йөклелек вакытында, бала табу процессында, күкрәк сөте белән  балага тапшыра ала.

ВИЧ-инфекцияне тир, селәгәй, күз яшьләре, ютәл, кул биреп күрешү, кочаклау, үбешү, бөҗәкләрнең тешләве, гомуми савыт-саба һәм ризык аша йоктырып булмый; гомуми әйберләр: акча, китаплар, компьютер клавиатурасы, көнкүреш әйберләре; су белән (гомуми бассейн, ванна, душ, бәдрәф белән файдаланганда) йокмый.

Шуңа да карамастан, ВИЧ-инфекция - безнең заманыбызның чынбарлыгы. Аның йөртүчеләр дә безнең арада яши, без генә бу хакта белмибез, ә кайчагында алар моны үзләре дә белмиләр. Чөнки кешенең иммунодефициты вирусы-гадәти булмаган вирус: ул күп еллар дәвамында үзе турында сиздермәскә һәм авыручы кеше үзен сәламәт итеп тоярга мөмкин.

Хәзерге вакытта ВИЧ-ул бик нәтиҗәле дәвалана торган хроник йогышлы авыру. Авыруны иртә стадиядә ачыклау мөһим. Моны канда вирус булу-булмауга тикшерү бердәнбер ысул булып тора.

COVID-19 пандемиясе аркасында ВИЧ-инфекциягә тест узучылар кимегән. ВИЧка даими рәвештә тест үтәргә киңәш ителә. Бу тест гомуми кан анализы тапшырган кебек үк  даими булырга тиеш.

Тикшерүне эш көннәрендә (аноним һәм бушлай) Түбән Мактама ш.т. б., Промышленная ур., 1а адресы буенча урнашкан СПИД үзәктә узарга мөмкин.

ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация һәм мәгълүматны           8(8553) 36-20-17, 36-20-18 телефоннары буенча алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса