Әлмәттә «Яшел Фитнес»ның яңа җиденче сезоны ачыла
Сәламәтлек

Әлмәттә «Яшел Фитнес»ның яңа җиденче сезоны ачыла

6 июнь көнне «Яшел Фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенең җиденче җәйге сезоны ачыла.

Әлмәтлеләрне кызыклы программа көтә.

 Казаннан чакырылган кунаклар - "JUST BRASS" музыкаль төркеме чыгыш ясаячак.
 Zumba, функциональ күнегүләр, батутларда джампинг-фитнес, балалар өчен уеннар һәм эстафеталар, йога, файдалы десертлар әзерләү буенча мастер-класс, акробатлар чыгышы, вокал һәм бию ансамбльләре чыгышлары, zumba Battlе, бүләкләр уйнату булачак.

6 июнь көнне 16:00 сәгатьтә шәһәр пляжына барлык әлмәтлеләрне әлеге чарага чакыралар. 

Фестивальгә zelfi.ru сайтына кереп теркәлү мөһим.

Чара тулысынча бушлай һәм һәр яшьтәге кеше өчен. 

Проектның генераль партнеры «Татнефть» компаниясе.