Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташына РФ Президентының мактау грамотасын тапшырдылар
25 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.
Коронавирус йогышлы авыруы (COVID-19) белән көрәшкә керткән өлеше, хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм югары профессионализмы өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасы белән Әлмәт район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең палата шәфкать туташы Гөлсирин Сәгъдетдинова бүләкләнде.
Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.
Утырышта катнашучылар 2020 елда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа