Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медсанчастьта йөрәк ритмы бозылганда яңа төр операцияләр ясый башладылар

Анда йөрәк ритмы бозылганда транскатетер криоабляциянең беренче операцияләре уңышлы үткәрелде.

Медсанчастьның рентгенохирурглары, кардиологлары, анестезиологлары катнашында операцияләр Россиянең кардиология милли тикшеренү үзәге лабораториясе мөдире Олег Сапельниковның мастер-класслары вакытында уздырылды.


Криоабляция ысулы белән Бөгелмә, Чистай, Әлмәттән 40 тан 73 яшькә кадәрге, йөрәк-кан тамырлары фибрилляциясе булган 5 пациент тикшерелде. Барлык операцияләр дә уңышлы узды.

2011 елдан башлап медсанчастьта йөрәк ритмы бозылуларын хирургик дәвалау өчен радиоешлыклы абляция кулланыла. Шул ук вакытта үпкәләрнең изоляциясе өчен югары ешлык тогын кулланып бик күп нокталы йогынты ясауга ирешелә. Криоабляция методикасын кулланганда дәвалау эффекты бер тапкыр түбән температураның (60 градуска кадәр) тәэсире нәтиҗәсендә ирешелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса