Сәламәтлек өлкәсендә актуаль темаларга туры эфирлар YouTube платформасында үтәчәк.
Бүген Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы буенча "Здоровье ПРОСТО" онлайн-проекты старт ала.
Һәр турыдан-туры эфирда сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле танылган блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре белән билгеле бер темага фикер алышулар үткәрәчәк.