Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Социаль хезмәт җыелмасын даруларга алыштырырга мөмкинме?

Кайчакларда социаль җыелма алучы гражданнарның сәламәтлеге начарланып китә һәм акчалата компенсациянең җитәрлек булмавы ачыклана. Бу очракта нишләргә?

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәм формасын дөрес сайлау бик мөһим.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 1 октябрьдән дә соңга калмыйча, 2021 елда бушлай дару алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын алу турында Пенсия фондына гариза бирергә тәкъдим итә. Әлеге датадан соң бер ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнарында бу каралмаган).

2020 елда бушлай дарулар алучы гражданнар өчен Пенсия фондына гариза бирү кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса