Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлмәт-Мөслим юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган

Авария 7 гыйнвар көнне булган.

7 гыйнварда трассаның 29 нчы чакрымында республиканың Әлмәт районында ике җиңел машина – Hyundai һәм Toyota катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Якынча мәгълүматларга караганда, Hyundai руле артындагы кыз каршы як хәрәкәт полосасына югары тизлектә чыккан һәм Toyota белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә япон машинасындагы 19 һәм 17  ике пассажир юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була.

Ике машина йөртүче дә төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Авариянең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса