Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмдагы туры эфирында 1 сентябрьдә «Россиянең яшь эшмәкәре» бәйгесе республика этабы җиңүчеләре билгеле булуын игълан итте. Алар 8 номинациясендә билгеләнгән. Шуларның берсе - Әлмәт эшмәкәре Айдар Әхмәдишин. Аңа диплом һәм үз эшен үстерүгә сертификат тапшырылган. Хәзер ул конкурсның федераль этабына әзерләнә, айдар анда республика данын яклаячак.