Парламентарийлар ТР Премьер - министры кандидатурасын раслаячак һәм вице-премьерларны килештерәчәк
Җәмгыять

Парламентарийлар ТР Премьер - министры кандидатурасын раслаячак һәм вице-премьерларны килештерәчәк

Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын Килештерү планлаштырыла.

16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.

"Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак", — диде республика парламенты Секретаре Лилия Маврина.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның үз вазыйфасына керешүе тантанасы булачак.