”Татнефть – Цифрлы үсеш”  яңа структур бүлекчәсен булдырды
Җәмгыять

”Татнефть – Цифрлы үсеш” яңа структур бүлекчәсен булдырды

Аның җитәкчесе итеп генераль директорның цифрлы үсеш буенча урынбасары Виталий Гатауллин билгеләнде. ⠀

Яңа бүлекчә цифрлы инструментларны киң куллану ярдәмендә компаниянең бизнес-процессларының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.  Яңа структур бүлекчәнең бурычлары IT-процессларны планлаштыру һәм нәтиҗәлелеге белән идарә итү, заманча IT-карарлар гамәлгә кертүдән гыйбарәт.


"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте