Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлыларны "ЭКОяз-2020" чаралары планы буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар

1 апрельдән Татарстан Республикасында "ЭКОяз-2020" республика акциясе башланып китәчәк.

Татарстанлыларны территорияләрне кыш буена җыелган чүп-чардан арындыру,  җыештыру hәм чистарту буенча чаралар планы буенча фикер алышуга чакыралар. 
Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.

Узган ел "ЭКОяз" акциясенә  1 млн 178 мең татарстанлы кушылган.

- "Экология" илкүләм проектында катнашу безнең өчен бик мөһим. Узган ел барлык муниципаль районнарда территорияләр чистартылды, - диде  Дамир Вәлиуллин.

Россия Федерациясендә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән «Экология» милли проекты гамәлгә ашырыла.

Фото:Султан Исхаков

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса