Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар хаҗда [+ФОТОЛАР]

Быел Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга Татарстаннан 900гә якын кеше китте. Алар арасында Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.

Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрдәге шәхси битендә хаҗ сәфәреннән фото-хәбәрләр урнаштырып бара. Соңгы хәбәрләренең берсендә ул Согуд Гарәбстанындагы хаҗ сәфәрендә булган татарлар белән төшкән фотоларын урнаштырып, татарча: "Кичә Рияг Бахш дигән районда яшәүче Татарстан хаҗиларыбыз белән күрешеп аралаштык. Кунакханәләр, яшәү шартлары яхшы. Хаҗиларыбыз Диния нәзарәтенә рәхмәтләрен белдерде. Аларга динебезнең 5 терәгеннән берсе булган Изге Хаҗ гыйбадәтен тиешенчә үтәп, исән-имин йөреп кайтырга теләдем", - дип язган.

Исегездә булса, мөфти хәзрәтләре хаҗ сәфәренә 29 августта киткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса