Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла
26 июньдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнен уздырачак.
Коронавирус инфекциясенә бәйле санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, чараны читтән торып Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең «кайнар элемтә» телефоннары буенча үткәрү планлаштырыла.
Гражданнар өчен телефон номеры: 8 (960)-080-90-50.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен телефон номеры: 8 (960)-040-40-70.
Сораулар алда күрсәтелгән номерлар буенча 9:00-16:30 сәгатьләрдә кабул ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа