Алия дүрт ел очрашып йөргән егете белән кавышкан. Президент киявенең исеме - Константин. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул - татар, ди.
"Милләт - бары тик формальлек кенә. Якты хисләр өчен чикләүләр юк!", - дип язган Алия.
Җәмгыять
Татар егете Кыргызстан Президентының төпчек кызына өйләнгән
Кыргызстан Президенты Алмазбек Атамбаевның кызы - 19 яшьлек Алия Шаһиева кияүгә чыккан.
Бу хакта ул социаль челтәрләр аша хәбәр иткән. 19 яшьлек Алия сәнгать училищесында белем ала. Ул - Президентның икенче никахтан туган кызы. Хәбәрдар булсагыз, беренче хатыны - Буажар Тенизбаевадан соң, Алмазбек Атамбаев 1988 елдан бирле татар милләтеннән булган Раиса Атамбаева белән гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа