Суздальдән җиңү белән кайтты
Җәмгыять

Суздальдән җиңү белән кайтты

Республикабыз һәм шәһәребез данын  Әлмәт музыка көллиятенең 2 курс студенткасы Екатерина Мусина (җитәкчесе А.М. Шиһапова) яклады. 

 26 октябрь – 3 ноябрьдә И. Воронова исемендәге “Яңа исемнәр” хәйрия фонды Суздальдә  XXVIII халыкара иҗади мәктәбен уздырды. Республикабыз һәм шәһәребез данын  Әлмәт музыка көллиятенең 2 курс студенткасы Екатерина Мусина (җитәкчесе А.М. Шиһапова) яклады. 
Атна дәвамында  илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган катнашучылар танылган музыкантлар кул астында белемнәрен чарладылар. Екатеринаның Суздаль шәһәрендә 4 концертта чыгыш ясаганлыгын хәбәр итәләр Әлмәт музыка көллиятеннән.