Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек үзәкләре ачылды

Шәһәр генә түгел, район да елдан-ел яхшыра, төзекләнә, анда яшәүчеләр өчен уңайлыклар туа бара. Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, яңа Мәдәният йортлары калка, мәктәпләр ремонтлана һәм башкалар. Кичә генә дә ике авылда капиталь ремонттан соң табиблык амбулаторияләре ачылды.

Агымдагы елда безнең районда республика бюджетыннан бүленгән акчага 9 фельдшер-акушерлык пунктына һәм 2 табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт уздырылды. ФАПларны ремонтлау өчен һәрберсенә 100 әр мең, ә амбулаторияләргә 2 шәр миллион сум акча бүлеп бирелде.

Амбулаторияләрнең берсе - Кәләй станциясендә. Тантанага килгән авыл кешеләренең сөенече тышка ук чыккан. Бу аңлашыла да, соңгы елларда күркәм үзгәрешләр авылда еш күзәтелә. Биредәге тимер юл станциясе вокзалына реконструкция уздырылды. Әле күптән түгел генә башлангыч һәм урта белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды, кайбер урамнарга суүткәргеч һәм газ сузылган, капиталь ремонт уздырылучы йортлар да бар. Соңгы өч елда төрле эшләргә Кәләй станциясенә 50 миллион сумга якын акча бүленгән.

Хәзерге бинага амбулатория 1987 елда күчкән булган. Ул 2800 кешегә хезмәт күрсәтә. Ремонт барышында җылыту, су белән тәэмин итү системасы, канализация, электрүткәргечләр, сантехника, ишек-тәрәзәләр алыштырылган, бүлмәләрнең проекты үзгәртелгән, сак-янгын сигнализациясе куелган. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә бинага үтеп кереп, медицина хезмәтләрен биредә алу мөмкинлеге тудырылган. Амбулаториядә 9 кеше: стоматолог, участок, балалар, процедура шәфкать туташлары, лаборант, санитарка хезмәт куя. Участок терапевты булып ординатура тәмамлаган Гүзәл Гатауллина эшли. Ул бирегә авыл табибы программасы буенча агымдагы елның июль аенда килгән. Гүзәл коллективны мактап туя алмады. Чынлап та, биредә озак еллардан бирле халыкка медицина хезмәте күрсәтүчеләр байтак икән. Процедура-физкабинет шәфкать туташы Любовь Белоногова әнә шундыйлардан. Ул 1973 елдан халыкка хезмәт күрсәтүдә. Эшен яратып башкара.

Район башлыгы Мәҗит Салихов тантанада чыгыш ясап, республикада халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасының уңышлы эшләп китүен, сәламәтлек саклауга безнең районда зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Аның нәтиҗәсен күпләр тойды. Мәсәлән. Бишмунча һәм Чупайда модульле ФАПлар төзелде, шәһәрдә югары технологияле медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән Кәләй авылындагы табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды һәм башкалар. "Без дөрес юлда дип уйлыйм, бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Киләсе елга 9 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлаячакбыз", - диде район башлыгы. Планда табиблык абмулаторияләрен ремонтлау да бар.

Бу көн елховойлылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Алар табиблык амбулаториясен ачу тантанасын концерт номерлары, сыздырып гармун уйнаулар белән билгеләп үтте. Елховой амбулаториясе Кәләй станциясенекенә караганда өлкәнрәк булып чыкты. 1977 елда эшли башлаган әлеге учреждение 3 авылга - Елховой, Түбән Абдул һәм Кызыл Көчтә яшәүче 1900 гә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә дә капиталь ремонт барышында нәкъ шушындый ук эшләр башкарылган. Өстәмә рәвештә җирле бюджет акчасына керү урыны ремонтланган, козырек куелган, фасад, янәшәдәге гараж буялган.

Район башлыгы елховойлыларны да әлеге вакыйга белән тәбрик итте, депутатларга ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Авылдашларының шатлыгын уртаклашырга шәһәрдә яшәүче якташлары да кайткан иде. Ильяс Сәлахов, Дамир Гарипов яңартылган амбулаториягә картина бүләк иттеләр.

Амбулаториядә башлангыч медицина хезмәте алу өчен барлык шартлар тудырылган. Шулай ук стоматология кабинеты эшли. Физкабинетта берьюлы берничә кеше дәвалана ала. Безгә бүлмәдә караватларның пәрдә белән каплануы да бик ошады.

Елховойлылар тарихны барлый беләләр. Амбулаториядә дә ишектән килеп керү белән сине музей рәвешендә ясалган почмак каршы ала. Анда авылның медицина тарихы, биредә эшләүчеләр турындагы язмалар, фотосурәтләр урын алган.

Ирина Апачаева

Лилия Седельникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250