Реклама
Әлмәт шәһәренең 60, Татарстан нефтен эшкәртүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан шәһәр гимнын булдыруга бәйге агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.
Бәйгедә профессионал авторлар да, башлап язучы шагыйрьләр һәм композиторлар да катнаша ала. Җиңүче шагыйрь һәм композитор 50 шәр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнарһәм Мактау граморталары көтә. Жюри тарафыннан сайлап алынган музыкаль әсәр бәйрәм вакытында шәһәр гимны буларак яңгыраячак. Бәйге шартлары белән almet-kultura.ru сайтыннан яки 221-502, 221-496 телефоннарына шалтыратып танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы