Җәмгыять

Сатуда ялган сырлар бар. Сак булыгыз!

Әлмәт кибетләрендә сатылучы сөт ризыкларының күпчелеге ялган икән.

- Сырлар белән бәйле хәл аеруча борчуга сала. Безнең мәгълүматлар

буенча, кулланучыга сыр буларак тәкъдим ителә торган продукциянең 78,3% ы үсемлек майлары нигезендә ясалган, алар сыр дип аталырга хаклы түгел, - дип белдерә Роспотребнадзор.

Белгечләр, бу хәлгә илдә көндәшлек кимү гаепле дип саный. Белгәнегезчә, Русия хөкүмәте АКШ һәм Европа берлеге илләреннән 2016 елның августына кадәр азык-төлек кертүне тыйды.