Әлмәттә 1000 нче бала туган
Җәмгыять

Әлмәттә 1000 нче бала туган

6 июнь көнне Әлмәт районы ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 1000 нче баланың тууы теркәлгән.

5 июнь көнне Миләүшә һәм Ришат Хафизовлар гаиләсендә малай дөньяга аваз салган. Аңа Рифат дип исем кушканнар.

ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә тәбрикләү сүзләрен җиткерә һәм баланың беренче документын тапшырганнар.