Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.
«Кыскартылган эш атнасы россиялеләрне ноябрь башында көтә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә 4 ноябрь ял көне булачак», дип аңлаттылар хәбәрдә.
Шулай итеп, Россиядә ноябрьнең беренче атнасында эшчеләр дүрт көн — 2 һәм 3 ноябрьдә, шулай ук 5 һәм 6 ноябрьдә булачак, дип аңлаттылар хезмәттә.
Сишәмбе, 3 ноябрь — бәйрәм алды эш көне булу сәбәпле, аның озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип өстәделәр ведомствода.
Искәртеп үтик, Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда 6 ноябрь дә ял көне санала. 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar