Нәшатлар бүләкләнде
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерләнүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнарга Әлмәт муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын, шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар бар. Мәҗит Хаҗипович шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә дә рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа