Мөслим районындагы "Наз" балалар йортында тәрбияләнүчеләргә әлмәтлеләрдән бүләк
Мөслим районындагы "Наз" балалар йортында тәрбиялә-нүчеләр 24 декабрьдә әлмәтлеләрдән Яңа ел бүләкләре кабул итәчәк.
Әлеге изге гамәл Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Бүген биредә барлыгы 24 бала тәрбияләнә, шуларның 21 е Әлмәт төбәгеннән. Ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга ярдәм күрсәтүгә шәһәребезнең кайбер службалары һәм оешмалары да кушылды. Яңа ел бүләкләре аларга бәйрәм кәефләре өләшер, әлбәттә. Әмма 14-17 яшьтәгеләрнең шәһәребезгә "Снежность" фестиваленә килгәч, Кыш бабайга җиткергән теләкләре кайчан үтәлер: әти-әниләр безне кайгырта башласын иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа