Әлмәттә яңа троллейбус маршруты булдырыла
Җәмгыять

Әлмәттә яңа троллейбус маршруты булдырыла

Иртәгә, 5 сентябрьдә, 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр "Нефтьче" Мәдәният сарае янында тантаналы чаралар узу белән бәйле, махсус маршрут булдырыла. Аның буенча 7 троллейбус хәрәкәт итәчәк.

Чара тәмамланганнан соң, 3 троллейбус "Дом правосудия" тукталышыннан кузгалып, ТНГПга кадәр барачак.