2020 елда парламент дәресләре «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән тема астында уза һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Кичә парламент дәресе Әлмәтнең 2 лицеенда узды.
Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская, лицей директоры Гүзәл Сафина, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Надина катнашты.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галия Храмова 11 нче сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде.
Ул Әлмәт районының Апак авылында туып-үскән очучы Федор Калугин турында фәнни - тикшеренү эше белән таныштырды.
Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм Галина Храмовага эчтәлекле дәрес өчен рәхмәтен белдерде.