Җәмгыять

Әлмәттә “Мирас” бассейны төзү хөрмәтенә капсула салынды (+ ФОТОЛАР)

Әлмәттә яңа бассейн төзеләчәк. Шевченко урамындагы "Магнит" сәүдә үзәге һәм "Дуслык" микрорайоны арасындагы территориядә булачак 50 метрлы "Мирас" бассейны төзелешен башлау хөрмәтенә бүген биредә капсула салынды.

Бүген Әлмәттә озынлыгы 25 метрдан артмаган 12 бассейн бар. 250 кеше йөзү секциясендә шөгыльләнә. 7 спорт мастеры, 13 мастерлыкка кандидатыбыз бар. Су төре спортын үстерү өчен калабызда шартлар тудыру максатыннан район җитәкчелеге "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә шәһәрдә йөзү юлы 50 метр озынлыгында булган су-спорт комплексы төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгатть итте. Нефтьчеләр әлеге проектны финансларга ризалык белдерделәр. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов әлмәтлеләрне әлеге вакыйга белән тәбрик итте. Ул әле генә Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә узуын искә төшереп узды, Әлмәт төбәгендә дә оста йөзүчеләр барлыгын, киләчәктә үзебезнең милли җыелма команда оештырырга да мөмкин булуын искәртте. "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов төзүчеләрнең эшне тиз тотачагына ышанычын белдерде.

"Мирас" бассейнының тулаем мәйданы 9903 квадрат метр тәшкил итәчәк. Биредә ике бассейн ясала: берсе 50х25 метрлы, икенчесе балалар өчен махсус 12,5х метрлы. Шулай ук тренажер заллары һәм башкалар булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә “Мирас” бассейны төзү хөрмәтенә капсула салынды (+ ФОТОЛАР)
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять