Әлмәттә 27 мартта референдум үтә
27 мартта Әлмәттә авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум уздырылачак.
Әлеге чара быел өченче тапкыр үткәрелә. Аның бу юлы март аенда оештырылуы юкка түгел. Авыл җирлекләре халыктан җыелган һәм әлеге суммага республика тарафыннан өстәлгән дүрт тапкыр артык акчага быел ук җәен эшләр башкарырга планлаштыра. Күпме акча җыярга кирәклеген һәр авыл җирлеге үзе хәл итә. Моңа кадәр авылларда нигездә 200 әр сум җыелды. Арада 250 сумнан үзсалым түләүче авыллар да булган. Бу акчалар авыллардагы проблемаларны хәл итәргә җибәрелә. Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында матбугат конференциясе үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа