Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтленең акчасын һәм бер кап сөтен урлаган

Әлмәтле Шевченко урамындагы бер торак йорт подъездында 82 яшьлек пенсионерны талаган.

15 апрельдә ир көндезге дүртләр тирәсендә өлкән яшьтәге ханымга һөҗүм итә һәм көч кулланып, фатир ачкычларын, 1000 сум акчасын һәм 1 пакет сөтен тартып ала. 

Шул ук көнне полиция  хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. 45 яшьлек ир берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Чираттагы җинаяте өчен аңа 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм штраф яный.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса