Җәмгыять

Әлмәт полициясе каракларны тоткарлаган

Машина талаучылар Әлмәттә һаман саен очрап тора.

Полиция хезмәткәрләре шушы көннәрдә ике егетне тоткарлый. Алар машинадан антирадар хәм магнитофон урлаган булган.

Алар аны машина тәрәзәсен ватып эшли. Бер каракка әле 17 яшь тә тулмаган булган. Тикшерү бара.