Әлмәт полиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә оештырды
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә оештырды

Кичү урта мәктәбендә укучылар белән юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чара узды. 

Очрашуның максаты - балаларда юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, яктылык кайтаручы элементлар куллануны аңлату һәм кышкы чорда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

Чара барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ инспекторы И. Курамшина, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл-патруль хезмәте командиры Р. Гайнуллин сорау-җавап үткәрделәр һәм "Я пассажир", "Нас больше нет", "Ловушка" видеофильмнарын күрсәттеләр.


гибдд бдд пдд