Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт планны арттырып үтәгән

Бүген районыбызда төзелүче гаилә фермаларының өчесендә эш башланган, урып-җыю эшләре тәмамлангач та, тагын дүртесен торгызуга керешәчәкләр. Мәгълүм булганча, "Татнефть" компаниясе бу максатта 10 металлик каркас та бүлеп бирде. Бу хакта Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Әлеге мәсьәләне тиз тотарга кирәк, куелган план үтәлергә тиеш - бу уңайдан район башлыгы тиешле службаларга күрсәтмәләрен бирде. Урып-җыю эшләре исә төгәлләнүгә таба бара, башкарасы эшләр 2 % кына калган, ашлык тапшыру буенча Әлмәт планны арттырып үтәгән. Хәзер авыл хезмәтчәннәре җирләрне эшкәртү һәм көзге уҗым культуралары чәчү белән мәшгуль.

1 сентябрьгә дә озак калмады, 2, 7 нче һәм Урман Кәләе мәктәбе укучылары быелгы уку елында төзекләндерелгән мәктәпләрдә белем алачак. Әлеге мәгариф учаклары капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты. Район башлыгы сүзләренә караганда, Әлмәтнең 60 еллыгы уңаеннан киләсе елга тагы да күбрәк мәктәпләрне яңарту планлаштырыла.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген мәгълүматлаштыру буенча уздырылган төбәк семинарында әлмәтлеләрнең хезмәтенә югары бәя бирелгән. Шулай да документларны электрон формада эшләүгә күчү буенча әле җитешсезлекләр бар. Бу юнәлештә күрсәткечләрне яхшырту өстендә эшчәнлек башланган инде. Семинарда Әлмәт муниципаль районы сайты да үрнәк буларак аталган.

Эш көннәренә кыска булуына да карамастан, бу атна да чараларга бай һәм тыгыз булачак. 22 сендә һәм 23 ендә мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләренең һәм укытучыларның август киңәшмәләре үтәчәк. 25 августта Әлмәттә шимбә өмәсе уздыру көтелә. Шулай ук бу көнне журналистлар Сабантуе оештырылачак. Анда республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашачак. Аларның шәһәребезгә килү максаты "Әлмәтнефть" идарәсенең 60 еллык юбилеена багышланган чаралар белән бәйле. Шулай ук шимбә көнне "Татнефть" ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов белән матбугат конференциясе дә үтәчәк. Ә идарәнең юбилее тантаналы шартларда ТР Президенты катнашында 27 августта "Нефтьче" Мәдәният сараенда узачак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250