Көннәр җылыта, буран тынмый...
Җәмгыять

Көннәр җылыта, буран тынмый...

Бүген Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә. Шуңа күрә белгечләр ерак юлларга чыгудан баш тартырга киңәш итә.

Бу турыда Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Алар китергән мәгълүматларга караганда, бүген республикада болытлы һава торышы сакланачак. Һава температруасы 7-12 градус салкын булачак. Кайсыбер районнарда ул 1-6 градус салкынга кадәр күтәрелергә мөмкин. Юлларда бозлавык. Урыны-урыны белән көчле җил һәм буран булуы ихтимал.