Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар хыялланган нәрсәләргә өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек туды!

Безнең учреждениеләр бик күп укыту проектлары әзерләгән.

Ай ярым эчендә, атнага 2-3 сәгать шөгыльләнеп, җырларга,рәсем ясарга, инструментларда уйнарга, сәнгать белгече булырга, музейларга виртуаль сәяхәт кылырга, җәйгә бирелгән китаплар белән танышырга, артист булырга һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнергә була. Барлык проектлар да онлайн режимда төрле платформаларда тәҗрибәле педагоглар белән. Хөрмәтле ата-аналар өчен бу балаларының талантларын ачу өчен кулай мөмкинлек.

Әлеге дәресләр атнасына 1-2 тапкыр барачак, ️проектларда катнашыр өчен гариза бирергә һәм язылырга кирәк.

Программа:

1. «Иҗат академиясе»

- инструменталь юнәлеш: фортепиано, нота грамотасында уйнарга өйрәтү;

- театр осталыгы: театр турында барысын да, актерлык осталыгы турында да белерсез;

2. "Яшь сәнгать белгече" 

- сынлы сәнгатьтә барокко, рококо, классицизм һәм романтизм белән танышу;

3. "Иҗади остаханә" 

- актерлык, ораторлык сәнгатенә һәм импровизация осталыгына өйрәтү;

- эстрада вокалына өйрәтү;

- хореография: бал һәм Латин Америкасы биюләренә өйрәтү;

- акустик гитарада, электр гитарада һәм бас-гитарада уйнарга өйрәтү; 

4. «Музыкаль калейдоскоп»

- вокал-җыр күнегүләренә өйрәтү;  

5. "Уйнарга телим"!

- синтезатор клавиатурасы, нота грамотасы белән танышу;

- домра инструментында уйнарга өйрәтү;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса