Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Хатын-кыз ишек ачмаган дусларыннан үч алган

Тормышның иң кыен мизгелләрендә барчасының да күңелен бушатасы килә.

Шушы уйлар белән 38 яшьлек хатын-кыз да төнге сәгатьтә иптәшләренә юнәлгән. Тик билгесез сәбәпләр буенча аңа фатир ишеген ачучы булмаган. Ул ярсып чыккан һәм аны –моны уйлап тормыйча, коридордагы пәрдәгә ут төрткән дә качкан. Нәтиҗәдә, черем итеп ятучы өч кеше исле газ белән агуланып урында ук дөнья белән хушлашкан. Зыян күләме 1,5 млн сумны тәшкил итә. 
Хәзерге вакытта җинаятьче тоткарланган. Бу вакыйга Түбән Новгород өлкәсендә булган.

Фото: https://into.kz/article/343

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса