Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге гамәл. Әлмәттә кирәк-яракны бушлай өләшәләр

Мохтаҗлар өчен кием-салым һәм аяк киеме кабул итү пунктлары саны артачак.

Әлмәттә мохтаҗларга ярдәм итү буенча социаль проектны киңәйтергә исәплиләр. Бу үзенә күрә бушлай секонд-хенд - шәһәр халкы кием-салым һәм аяк киемнәренә икенче тормыш биреп, аларны мохтаҗларга тапшыра.

Проектка район кулланучылар җәмгыяте тарафыннан 5 ел элек старт бирелгән булган. Хәзер исә оештыручылар тагын бер нокта ачарга ниятли, биредә дә мохтаҗлар әйберләрне бушлай ала алачак. Район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Җәлил Насретдинов Габдрахман авылындагы универмагта да кабул итү һәм тарату пункты урнаштыру мөмкинлеге барлыгын билгели.

Төп таләп - киштәләргә куелган һәр нәрсә чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Начар торыштагы әйберләр кулланучыларга барып җитми, аларны юк итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу изге гамәлләрне кечкенә пунктта олы йөрәкле, битараф булмаган кешеләр башкара.

Әлеге пункттан кирәк-яраклар төрле гаиләләргә һәм шәһәрләргә озатыла. Проектны оештыручылар сүзләренә караганда, узган атнада гына әйберләрнең бер өлеше Самарадагы мохтаҗларга җибәрелгән.

Пункт көн саен иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр эшли. Адресы: Совет ур., 81а.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса