Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Голливуд режиссеры бездә имидж видеоролигы төшерә

Россия 2019 елда Казанда «WorldSkills Competition» дөнья финалын уздыруга заявка бирде.

Бу көннәрдә Казанда әлеге видеоролик өчен актерлар сайлый башладылар. Ул халыкара эшче һөнәрләр хәрәкәтенә багышланачак. Роликны 1-15 июньдә төшерәчәкләр. Аны Голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайт башкара. Төп рольгә көнчыгыш төсмерендәге һәм скейтбордта йөри белүче 10 яшьлек малай кирәк була икән. Шулай ук икенче пландагы актерларга да кастинг игълан ителгән: әтиләр (35-40 яшь), әниләр (34-40 яшь), әбиләр (55-70 яшь), туганнар (17-25 яшьлтәге егет-кызлар). Кандидатларга таләпләр: сөйкемлелек, актерлык белеме яки кинода төшү тәҗрибәсе.

Видео-сынау 21-30 май көннәрендә Казан, Гоголь ур, 15 нче йорт адресы буенча үтәчәк. Тулырак мәгълүматлар vk.com/kazancast төркемендә күрсәтелгән. Шалтырату өчен телефоннар; +7 9600 52 40 92 (Алиса Розанова), +7 9030 62 62 55 (Регина Саттарова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса