Электрон карарлар алу хезмәтен ничек тоташтырырга?
Җәмгыять

Электрон карарлар алу хезмәтен ничек тоташтырырга?

ТР территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото- һәм видеофиксацияләү комплексларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә чыгарылган штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алу хезмәте эшли. Аларга тоташру өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1. Административ хокук бозулар турында электрон карарларга язылу һәм аларны алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә https://uslugi.tatarstan.ru/
2. «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегенә басып керергә (кызыл рамка белән бүленеп тора)
3. "Электрон карарларга язылу" бүлегенә күчәргә
4. ЕСИА аша авторизацияләнү
5. Гариза формасын тутырырга
6. "Язылуны рәсмиләштерергә" дигән төймәгә басарга.