Балалар Әлмәттә лагерьда  шәһәр төзи (+фотолар)
Җәмгыять

Балалар Әлмәттә лагерьда шәһәр төзи (+фотолар)

Балаларның зарыгып көткән чоры - җәйге каникуллар килеп җитте. Кемдер авылга әби-бабайлары янына, кайсылары мәктәп яны һәм башка лагерьларга юл тотты. "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе карамагындагы "Юность" сәламәтләндерү һәм ял лагере да балаларны июнь башыннан ук кабул итте һәм 1 нче сменаны тантаналы шартларда ачып җибәрде.

Табигатьнең иң матур кочагына урнашкан "Юность" лагерена балалар канатланып бара. Быел ул үзенең капкаларын ял итүчеләр өчен 59 нчы тапкыр ачты. Димәк, киләсе елга юбилейлы 60 нчы сезон булачак. Шунысы кызыклы, бүгенге балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары арасында яшь чакларында җәйләрен биредә уздыручылар да шактый.

- "Юность"ка килергә теләүчеләрнең күплеге сәер түгел, чөнки монда искиткеч шартлар тудырылган, - дип билгеләп үтте лагерь директоры Лилия Алиева. - Быел I сменага 273 юллама таратылды. Корпусларның алтысы да тулы. Беренче сменаның исемен "Оста куллар шәһәре" дип атадык. Һәрбер отряд үз шәһәрен төзергә тиеш, аларга мэрлар сайлана, хәтта лагерь президенты да бар.

Отрядлар смена дәвамында медальләр тупларга тиешләр. Азактан шәһәрләр эшчәнлегенә йомгак ясалачак. Чаралар планына күз төшергәч, ис китәрлек - чынлап та, балалар әйтмешли, өйне сагынырга, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк монда, көне буе төрледән-төрле уеннар, спорт ярышлары, бәйгеләр, турнирлар һәм башкалар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы да онытылмаган. Болардан тыш балалар янына кунакка ел саен Әлмәт, Бөгелмә театрлары артистлары, экологлар да килә. Курчак театры, цирк та чыгышлары белән сөендерә. ЮХИДИ белән берлектә үткәрелгән бәйгене дә балалар әзерләнеп көтеп ала.

Әти-әниләрнең күңеле тыныч, чөнки тәрбиячеләр - шәһәр мәктәпләрендәге тәҗрибәле укытучылар, ә беренче көнне үк балаларның күңеленә юл яра белгән вожатыйлар - Чаллы педагогия институты студентлары. Алар килешү нигезендә Әлмәт җирлегендәге әлеге лагерьда практика уза. Пешекчеләр дә - үз эшенең осталары. Араларында 30 ар еллык стажга ия булучылар бар. "Юность"ның "Татнефть" компаниясе лагерьлары арасындагы бәйгедә еш I урын алуы ял һәм сәламәтләндерү эшенең югары дәрәҗәдә алып барылуы хакында сөйли. Җиңү җиңел бирелми. Лилия Алиева искәрткәнчә, бәйге таләпләре елдан-ел катгыйлана бара. Чөнки нефтьчеләрнең һәр лагере да яхшылардан санала. Шуңа күрә һәрвакыт яңалыклар кертергә, эзләнүдә булырга туры килә. "Юность" башкалардан балаларның чараларда бергә катнашуы белән аерылып тора. Аралаша торгач шунысын да белдек, лагерьда моңа кадәр җырламаган баланы да җырлаталар икән.

- Безнең аккомпаниатор яхшы. Лагерьда җырлый башлап, соңрак бәйгеләрдә катнашучылар да күзәтелә. Яңа аппаратура алдылар. Хәзер базаның киңәшмәләр уза торган зур залында шөгыльләнәбез, - диде Лилия ханым.

Балаларның да, хезмәткәрләрнең дә "Әлмәтнефть" идарәсенә рәхмәтләре зурдан. Корпусларга ел саен капиталь ремонт ясала, әнә спорткомплекска да зур экран куйганнар, хәзер киноларны шуннан гына да карарга мөмкин. Узган ел яңа корпус ачылды. Ул һәр сменага 60 шар баланы артыграк кабул итәргә мөмкинлек биргән. "Юность" ял базасы директоры Геннадий Кильдюшев смена ачу тантанасында чыгыш ясап, ике ел элек 8 отряд булуын, хәзер исә аларның саны 11 гә җитүен, әмма лагерь дүрт сменада эшләсә дә, һаман да биредә ял итәргә теләүчеләрнең кимемәвен белдерде. "Татнефть" җитәкчелеге беренче корпус белән янәшәдә җиденчесен төзү турында карар иткән. Беренче смена алкышлар астында әнә шундый шатлыклы хәбәрләр, концерт номерлары белән ачылды. Балаларны күреп, аларның сөенечле авазларыннан территориядә яшәүче тиеннәр дә шатланды булса кирәк, агачтан төшеп җир буйлап йөгереп үтеп, алар да үзләрен белгертте.

Михаил Кондрашин, вожатый:

- Мин Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында укыйм. Биредә беренче тапкыр. Лагерьның яхшылыгы, аны финанслауны кызганмаулары күренеп тора. Барысы да искиткеч. Вожатый булу җаваплы да, кызыклы да. Мине 10-11 яшьлекләр отрядына билгеләделәр. Балалар булсалар да, зурларча фикер йөртәләр. Без беренче көнне үк уртак тел таптык, дуслаштык.

Фирүзә Әхмәтсафина:

- Мин Җәлил бистәсендә яшим. 4 нче сыйныфны тәмамладым. Моңа кадәр лагерьда ял иткәнем булмады. "Юность"та миңа бик ошый. Рәхәт, саф һава, биш тапкыр ашаталар, бүлмәләр иркен, матур. 4 кыз яшибез. Яңа дуслар табарга да өлгердем. Мин җырларга яратам. Лагерьда күңелеңә хуш килгән нәрсә белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар бар. Инде хәзер үк бирегә тагын киләергә иде дип тели башладым.

Миша Юриков:

- Мин Әлмәтнең 2 нче лиценнда укыйм. "Юность"та дүртенче ел ял итәм. Бик ошый. Вожатыйларыбыз да, тәрбиячеләр дә безне яраталар. Мөмкинлек булса, җәемне биредә генә уздырыр идем.

Ирина Апачаева

Автор фотолары