Әлмәтнең махсус хәрби операция ветераннары спортта да сынатмый
Яшел Үзәндә сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының беренче этабы тәмамланды.
Ярышлар «Россия спорты» дәүләт программасы һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында икенче ел рәттән оештырыла.
Әлмәт районын махсус хәрби операциядә катнашучы 13 хәрби тәкъдим итте. Ярышлар өч юнәлештә үткәрелде: волейбол, утырып уйнала торган волейбол һәм пауэрлифтинг.
Классик волейболда Әлмәт командасы 3 урынны яулады. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Руслан Гыйздуллин танылды. Утырып уйнала торган волейбол буенча ярышларда команда шулай ук 3 урында. Турнирның иң яхшы уенчысы исеменә Рәмис Сәфәров лаек булды.
Пауэрлифтингта безнең хәрбиләр шулай ук ярышларның лидерлары арасына кереп, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова ветераннарның спорт һәм җәмәгать тормышына керткән өлешләрен югары бәяләде.
«МХО ветераннары активлыкны спорт ярышларында гына түгел. Алар һөнәри осталык ярышларында, патриотик чараларда, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашуларда да күрсәтәләр. Безнең яклаучыларга яңа белемнәр, компетенцияләр алуда, эшкә урнашуда һәм актив социаль тормышта «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәм итә», — дип ассызыклады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia